Хания Фәрхи - Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә: текст песни

Песня "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә" в исполнении Хания Фәрхи: текст из 24 строки, 6 блоков. Включите автопрокрутку, чтобы петь под караоке, или режим заучивания, если хотите выучить слова наизусть.

Хания Фәрхи - Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә, текст песни
Содержание
  1. Текст песни
  2. Популярные тексты песен

Текст песни "Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә"

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

"Алда әле безнең сөю таңы", - диеп,
Өметләндермәче, гүзәлем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар, белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюем сүнде, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
"Йә, ходаем, бирче сабырлык".

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Популярные тексты песен

Хотите выучить слова? Откройте тренажер заучивания текста или суфлер с автопрокруткой на весь экран.